Концерт районда эшләүче фольклор ансамбльләренең җыр-бию чыгышлары белән башланды.
Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева Минзәлә халкына район башлыгы Айдар Сәлаховның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавын җиткерде.
2022 елның 21 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән илдә махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизация игълан ителде. Минзәлә ирләре Ватан чакыруын кабул итеп, хәрби хезмәткә киттеләр. Концертта бүген махсус хәрби операциядә катнашкан Минзәлә халкы да зур хөрмәт белән билгеләп үтелде: Андрей Антипин патриотик җыр башкарды.
Тамашачылар концертта балалар, өлкәннәр һәм ветераннарның искиткеч чыгышларына алкышладылар, җырладылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
.jpg)

.jpg)


