Район халкының тарихи көнкүрешен, хәзерге заман җитештерүчеләренең хезмәтен чагылдырган фольклор ансамбльләренең чыгыш-презентациясе белән үрелеп барган күргәзмә, ТР муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында «Әкият»мәдәни үзәгендә үтте.
Бу тема буенча Татарстанның барлык районнары республика башкаласының төрле мәдәни үзәкләрендә чыгыш ясады. Өченче ноябрьдә Республика Раисы концертларны бәяләүче жюри карары белән билгеләнгән җиңүчеләрне бүләкләячәк.
Бүләк фонды зур. Презентация, безнең район концерты әлеге конкурста лаеклы урын алып тора.
Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният сарае директоры:
- Сүз барган чараны уздыру өчен Казанга өч йөздән артык якташыбыз килде. Кешеләрне, декорацияләрне һәм реквизитларны ташу өчен унбер берәмлек техника кирәк була. Безнең коллективлар һәр участокта уңышлы чыгыш ясадылар дип уйлыйм. Шуңа күрә делегациянең һәр әгъзасына, безне техника белән тәэмин иткән җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.
518 тамашачыны сыйдыра торган Зал тулган диярлек. Казанда яшәүче Минзәлә халкы әлеге концертка килү мөмкинлегенә бик шат булуын белдерде.
Концертны карарга җыелган якташларны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев сәламләде.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-kazani-prosel-den-kultury-menzelinska