Дәүләт Думасы социаль контракт буенча сатып алынган мөлкәтне түләтүдән саклаучы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «авыр тормыш хәлендә, бурычлары булган кешенең куллары төшмәскә тиеш. Әгәр граждан үз эшен башлау өчен социаль контракт акчасына эшкуарлык эшчәнлеге өчен җиһазлар сатып алган икән, бурыч йөкләмәләреннән чыгу өчен кирәкле булган бу милекне алу гадел түгел.
Гамәлдәге закон нигезендә, аз керемле гражданнарга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү кысаларында, шул исәптән социаль контракт нигезендә алынган түләүләрне түләтеп булмый. Әмма Гражданлык-процессуаль кодексында бурычлы гражданның эше өчен кирәкле мөлкәтне, 10 мең сумнан артык бәяле әйберләрдән тыш, түләтеп булмый дип күрсәтелә. Шуңа күрә суд приставлары социаль контрактлар кысаларында алынган акчалар хисабына сатып алынган аз керемле гражданнарның мөлкәтен, әгәр ул 10 мең сумнан кыйммәтрәк булса, тоткарлыксыз тартып ала ала.
Закон проекты белән эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен социаль контрактлар буенча сатып алынган мөлкәтне бурычлар өчен алуны тыю тәкъдим ителә.