Минзәлә Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов Ильяс Шәих улы белән хушлаша

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов Ильяс Шәих улы вафат булды.

Ильяс Шәих улы 1925 елның 7 апрелендә Татар АССРның Актаныш районы Иске Агбәз авылында туган.  Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. Армиягә 1944 елда Актаныш РВК-сыннан чакырыла.  1944 елдан 1951 елга кадәр СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 1944 елның ноябреннән 1945 елның апреленә кадәр курсант; 1945 елның апреленнән 1946 елның маена кадәр-зарядкалаучы; 1946 елның маеннан 1951 елның августына кадәр - танк командиры.   1959 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлый. Актаныш район башкарма комитеты рәисе урынбасары, икенче секретарь булып эшли. 
1953 елда өйләнә, Солтановлар гаиләсе 1961 елда Минзәлә шәһәренә күченә. Хатыны Марзия Салиховна белән өч бала тәрбиялиләр. Бабайның 3 оныгы, 6 оныкчыгы бар.  
Минзәлә шәһәрендә Ильяс Шәех улы район комитетында инструктор; авыл хуҗалыгы идарәсендә; май-сыр комбинаты директоры; ГПТУ-52 директоры булып эшли.   
1981 елдан лаеклы ялда.

Ильяс Шәих улы турында якты истәлекне Минзәлә халкы озак еллар саклаячак.

Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы советлары һәм башкарма комитетлары мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International