Минзәләдә Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган көзге ярминкә узачак

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

4 ноябрьдә 8.00 сәгатьтә Сезне Октябрь мәйданына Халыклар бердәмлеге көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ул көзге муллык көннәрендә оештырыла, шуңа күрә агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф оешмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Район халкы ит, сөт продукциясе, ярма, ашлык, он, бал, яшелчә, Бәрәңге һәм башка күп нәрсәләр сатып ала алачак. Шулай ук район мәдәният сараеның иҗат коллективлары үзләренең бәйрәм программасын тәкъдим итәчәк.

Әгәр дә сез үз товарларыгызны, продукцияләрегезне бәйрәм ярминкәсендә сатарга телисез икән, сез ярминкәне оештыручы белән 2-33-26 телефоны аша элемтәгә керә аласыз.

Барыбызны да ярминкәгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International