31 октябрьдә Минзәлә районы Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы»конкурс-фестивалендә чыгыш ясый. Районыбызның чыгышы әлеге конкурста йомгаклау булачак.
Бүген район мәдәният сарае сәхнәсендә әлеге конкурс-фестивальгә әзерлек репетициясе бара.
Неля Бикеева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Конкурс-фестивальдә Минзәлә районы данын фольклор ансамбльләре, театр артистлары, үзешчән сәнгать осталары, балалар хореография төркемнәре – барлыгы 300гә якын кеше яклаячак һәм матур концерт күрсәтәчәк. Казан тамашачысына тәкъдим ителгән әлеге концерт Минзәлә тамашачысына да Халыклар бердәмлеге бәйрәме хөрмәтенә күрсәтеләчәк. Шулай ук бу көнне Минзәлә җитештерүчеләренең брендлары күргәзмәсе эшләячәк. Казанда якташларыбызны көтәбез.