РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «Закон проекты Россия Президенты йөкләмәсен үтәү өчен әзерләнде һәм 2024-2026 елларга федераль бюджет турында закон проектын беренче укылыш алдыннан өстенлекле тәртиптә каралды. Бу гражданнарның реаль керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән мөһим карар. 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артачак. Бу инициатива буенча, 4,8 миллион кешенең хезмәт хакы артачак. Моннан тыш, МРОТ күләменә вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, хастаханә һәм социаль иминиятнең башка мәҗбүри түләүләре бәйле.
Документ 2024 елның 1 гыйнварыннан айга 19242 сум күләмендә МРОТ билгели, узган елга карата 18,5% үсеш белән, шулай ук 2025 елдан башлап МРОТ һәм медиан хезмәт хакы нисбәте 48% тан ким түгел.