Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта «Ата-ана даны» орденына һәм «Герой-Ана»исеменә акчалата түләүләрне НДФЛдан азат итү турында төзәтмә кабул итә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Без күпләр өчен үрнәк, балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда үрнәк булган гаиләләргә Керем салымыннан түләүләрне азат итү турындагы норманы законлы рәвештә беркетергә тәкъдим итәбез. Бу акчалар тулысынча күп балалы гаилә бюджетын тулыландыруга юнәлдереләчәк.
«Ата-ана даны» орденын җиде баладан да ким булмаган гаиләләр ала, «Герой-ана» исеме ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Бүләкләр белән бергә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр дә түләнә: 1 млн.сум — «Герой-ана» исеменә, 500 мең сум — «ата — ана Даны» орденына, 200 мең сум - «ата-ана даны»ордены медаленә.
Закон 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.