Район башлыгы Айдар Сәлаховның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2023 елның 9 июне, җомга

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр, кадерле районыбыз кунаклары!
Сезне милли бәйрәмебез– Сабантуй белән котлыйм!
Безнең барыбыз өчен дә бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт, тынычлык, яхшылык идеалларын үз эченә ала һәм туган телгә, тарихка, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли. Сабантуй мәйданы дуслар өчен очрашу урыны булып тора, үзенә бәйрәм атмосферасы, спорт көрәше һәм халык уеннары рухы өсти. Игенчеләр бәйрәмендә без киләчәк уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.
Безнең механизаторлар язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыктылар. Бүген уңыш формалаштыру тулы куәтенә бара, терлек азыгы әзерләү башланды. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, эшмәкәрләргә, оешмаларга, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
Бәйрәм белән сезне!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы,
Айдар Салахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International