Минзәлә шәһәре Советы, Минзәлә муниципаль районы Советы, Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты, Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты Хәйбуллин Илгизәр Хәмид улы– вафат булу сәбәпле туганнарының һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклаша. Элек Илгизәр Хәмид улы Минзәлә районының төзелеш һәм архитектура эшләре бүлеге мөдире булып
хезмәт иткән.
Хәйбуллин Илгизәр Хәмид улы, 1934 елда, Казан шәһәрендә туган.
1953 елда Ключищенск авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Илгизәр Хәмидовичның төп хезмәт эшчәнлеге архитектура һәм төзелеш белән бәйле. Минзәлә районы Төзелеш һәм архитектура эшләре буенча баш архитектор - бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр юл үтә, бу вазифада Хәйбуллин И.X. 29 елга якын эшли.
Нәтиҗәле эш елларында Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы әзерләнде, Яңа Мәлкән, Тауасты Байлар, Боерган, Иске Маҗын, Иске Матвеевка авылларын планлаштыру һәм төзү проектлары эшләнде, күп кенә мәктәпләр, торак йортлар, интернатлар, балалар бакчалары, күперләр, юллар һәм башка объектлар төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Архитектура һәм төзелеш мәсьәләләрендә үзен югары белгеч, принципиаль һәм таләпчән җитәкче, намуслы һәм игътибарлы иптәш итеп күрсәтә.
Хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре һәм куелган эш бурычларын уңышлы үтәгәне өчен район Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «1975 елгы социалистик ярышларда җиңүче», «1977 елгы социалистик ярышларда җиңүче», «Хезмәт ветераны» медальләре, «ТАССР төзелүгә 100 ел»медальләре бар. ТР Президенты Указы белән төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме бирелә (1994 ел).
Минзәләлеләр Илгизәр Хәмид улы турында якты истәлекне озак еллар саклаячак.

