Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 2023 елның 3 маенда 06 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр 2023 елның 3 маенда көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән 15-17 м/с көчле җил көтелә.
2023 елның 3-10 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычлыгы югары (4 класс) һәм урманнарның янгын куркынычлыгы гадәттән тыш (5 класс) сакланачак.
Казан буенча: алмашынучан болытлылык. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш 510 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +8..+10˚. Көндез һаваның максималь температурасы +18..+20˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): алмашынучан болытлылык. Төнлә яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш 510 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +8..+11˚. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+20˚.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары): алмашынучан болытлылык. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш 510 м/с, урыны белән 14 м/с.минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+22˚.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы) буенча: алмашынучан болытлылык. Явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш 510 м/с, урыны белән төнлә 14 м/с, көндез 1517 м/с.минималь һава температурасы төнлә +10..+13˚. Көндез һаваның максималь температурасы +22..+27˚.