Әйтик, январь аеннан социаль фонд 321 мең СНИЛС рәсмиләштергән. Шулай ук ана капиталына 155 меңгә якын сертификат рәсмиләштерелгән, инвалидлык буенча 83 меңгә якын пенсия һәм пенсиягә шул ук санда федераль социаль өстәмә билгеләнгән. Шул ук форматта инвалидларга ай саен 217 мең акчалата түләү билгеләнгән.
Хезмәт күрсәтүнең актив форматы социаль казначылык принципларына ярашлы кертелә. Аның максаты-социаль ярдәм күрсәтү процедурасын гражданнар өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы процесска үзгәртү.