Минзәлә районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновны туган көне белән котлады

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бүген Минзәлә шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновка 96 яшь тулды. Район башлыгы Айдар Сәлахов хөрмәтле ветеранны туган көне белән котлады, аңа иң җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук якынлашып килүче Бөек Җиңү хөрмәтенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән бүләкләр тапшырды.

Михаил Яковлевич район җитәкчелегенә аны һәрвакыт шулай хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Һәм 96 яшендә ул актив тормыш рәвеше алып бара, ул күпләр өчен үрнәк булып тора: район чараларында катнаша, күптән түгел Җиңү диктантын язган, мәктәп укучылары белән очраша. Иртән физзарядка ясый, һәрвакыт район һәм республика яңалыкларыннан хәбәрдар. Аның 4 баласы, 6 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Ул аларның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп, һәр көнгә шатланып һәм үз тормышыннан ләззәт алып яши. Шуңа Күрә Михаил Тихонов шаяртып: "Миңа бит 19,5 яшь кенә"ди.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/glava-menzelinskogo-raiona-pozdravil-s-dnem-rozdeniia-veterana-velikoi-otecestvennoi-voiny-mixaila-t

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International