Минзәләдә «Эко-автобус»йөргән

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген Минзәлә шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбенең "Эко - time" экологик хәрәкәте активистлары "Минзәлә АТП" ҖЧҖ белән бергә "Эко-автобус"акциясен үткәрделәр. "Чүп-чарны аерым җыю" темасына әңгәмәләр үткәрделәр, сораулар бирделәр, уеннар үткәрделәр, мәктәптә экологик эшчәнлек турында сөйләделәр һәм иң активларына бүләкләр бирделәр. Экоотряд җитәкчесе Р.Р. Зиязиева һәм активистлар рейс автобусы пассажирларыннан уңай эмоцияләр алдылар. 2 нче урта мәктәп директоры Н.С. Габдуллинга һәм "Минзәлә АТП" ҖЧҖ директоры Р. Г. Кәримовка зур рәхмәтләрен белдерәләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-kursiroval-eko-avtobus

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International