Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте «Җиңү диктанты»н язу өчен өч ачык мәйданчыкның берсе булды.
Бөтенроссия патриотик акциясенә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихоновның кушылуы шатлыклы. Ул балалар алдында чыгыш ясады һәм аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре хәрби җырларны попурри итеп башкардылар.
Җиңү диктантын мәктәпкәчә бүлекнең икенче курс студентлары язган.



