«Ялкын» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә сугышчыларга ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү булды.
Минзәлә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Волонтер Эдуард Ягафаров белән берлектә, авыл җирлекләре башлыкларына халыктан гуманитар ярдәм җыюны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында ОПП Администрация профсоюз әгъзалары катнашында хезмәт фронты акциясе узды.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы-Рания Хәлиуллина хәрби хезмәткәрләр өчен коры армия душын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.
Гигиена җыелмасы хәрби-кыр шартларында, алгы сызыкта һәм хәрби госпитальләрдә алыштыргысыз була. Тиздән ул безнең яклаучыларыбызга алгы сызыкка китереләчәк.

