Минзәлә районында ветераннарны хөрмәтлиләр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшыралар. Әйтик, кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашучы Әзһәрия Шакированы республика җитәкчелеге һәм район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән котлады.

Әзһәрия Закировна 1924 елның 20 февралендә Татар АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1943 елның декабрендә фронтка китә. 1945 елның 1 августында өенә кайта. Сугыштан соң Мөслим хәрби комиссариатында эш алып баручы булып эшли. 1948 елда ире Минзәлә РОВД-сына күчерелгәнгә бәйле рәвештә Минзәлә шәһәренә күченәләр. 1964 елдан пенсиягә кадәр тикшерү изоляторында, махсус исәп бүлеге хезмәткәре булып эшли.

Әзһәрия Закировнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены; медальләр Жуков медале, Германияне җиңгән өчен, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында хезмәт иткән өчен һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ире белән 2 бала тәрбиялиләр. Әбинең 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

- Бүләк алучылар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар (барлыгы 6 кеше), сугышта һәлак булган һәм үлгән катнашучыларның тол хатыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре бар. Районда барлыгы 205 кеше яши, - дип хәбәр итте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бикеева.

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова, «Юнармия» ирекле балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котлады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-cestvuiut-veteranov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International