"Минзәлә" манежында республика ярышларының финал уеннары уза.
Республиканың авыл районнары урта уку йортлары командалары арасында мини-футбол буенча ярышларда 6 команда катнаша. Финал уеннарында Минзәлә педагогика көллияте, Арча педагогика көллияте, Буа ветеринария техникумы, Нурлат аграр техникумы, Саба аграр көллияте, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командалары катнашты.
Спортчыларны Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин һәм ярышларның баш судьясы Ренат Садыйков сәламләде.
Шулай ук педагогика көллиятенең физкультура бүлегендә укучылар спорт композициясен күрсәттеләр.
Беренче уенда Минзәлә һәм Тәтеш футболчылары очрашты.
Беренче таймда ук Айнур Шәйхетдинов әзерләгән егетләребезнең Тәтеш командасыннан өстенлеге ачык күренә иде.
Икенче таймда кунаклар активрак уйнады (хәтта бер гол керттеләр), ләкин уен минзәләлеләр җиңүе белән тәмамланды. Счет 5: 1.
Уеннар дәвам итә, нәтиҗәләрне без соңрак хәбәр итәчәкбез.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelincy-pobedili-uze-v-1-i-igre




