Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган чара узды.
Бәйрәмдә шәһәрнең 1, 2, 3 нче урта мәктәпләре, гимназия, Матвеевка мәктәбе укучылары Г.Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив уенда ярыштылар, Тукай әкиятләре буенча әкият геройлары костюмнары киеп чыгыш ясадылар, үз куллары белән ясалган кечкенә китаплар күрсәттеләр. Бәйрәмдә татар биюләре, җырлар, Тукай шигырьләре чиратлашып үтте. Бәйрәмнең чакырылган кунаклары - район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, "Татмедиа" АҖ "Минзәлә-информ" филиалы SMM белгече Дифиза Нуриева, РМО җитәкчеләре Лилия Галиева, Ландыш Шәмсетдинова укучыларның чыгышларын югары бәяләделәр.







