Электрон сертификат-техник реабилитация чаралары (ТСР) белән тәэмин итүнең уңайлы ысулы.

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Аңа СФР билгеле бер сумманы яза, аны сез ТСР сатып алуга сарыф итә аласыз. Ул банк картасы булып эшли һәм сайланган товар өчен шунда ук түләргә мөмкинлек бирә.
Элеккечә ТСРны СФР аша алырга яки үз — үзеңнән сатып алынган товар өчен компенсациядән файдаланырга мөмкин.
Фондның электрон каталогында 740 җитештерүчедән һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык реабилитация әйберләре тәкъдим ителгән. Анда электрон сертификатларны кабул итүче кибет адресларын табарга мөмкин. Исемлек даими рәвештә киңәйтелә.
Сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле реабилитация чарасын өйдән чыкмыйча социаль фондның шәхси кабинетында яки дәүләт хезмәтләре порталында заказ итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International