Әлеге фестивальне Роберт Шәймәрдановның туган авылы Мөслим районының Татар Шүрән мәктәбе коллективы ачты.
И.Иванов исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры.С.Әмутбаева Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, И. М.Сәлимҗанов Роберт Шәйхил улы Шәймәрданов, ул 28 ел дәвамында театр директоры була. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту максатыннан Татарстанда 2023 ел "милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы"дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Минзәлә театры үз алдына үз халкын яраткан җитәкчесенең истәлеген мәңгеләштерүне максат итеп куя.
Быел "Роберт Шәймәрданов исемендәге республика мәктәп театрлары фестивале" ндә Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Актаныш районнары катнаша. Фестиваль ике көн: 24 һәм 25 апрельдә уза. Ике көн эчендә 6 спектакль күрсәтеләчәк.
Бүген фестивальнең беренче көне. Ачылу тантанасында район башлыгы Айдар Сәлахов, театр директоры Илнур Гайниев чыгыш ясады, алар бу фестивальнең татар теленә, театрга мәхәббәт тәрбияләү, балаларда сәхнә осталыгын камилләштерү өчен зур стимул булуын ассызыкладылар.
Фестивальне Мөслим районының Татар Шүрән мәктәбе коллективы, Роберт Шәймәрдановның туган авылы, Г.Гыйльмановның "ни өчен Булат яхшы укый"әкият-тамашасы ачты. 6 кешедән торган жюри әгъзалары, театр хезмәткәрләре, Роберт агиның туганнары, тамашачылар сыйфатында катнашкан укучылар, укытучылар укучыларның уенын җылы кабул итәләр.
Тамаша тәмамлангач, театр директоры Илнур Гайниев мәктәп коллективына Р.Шәймәрдановның фотосы төшерелгән кубок, диплом һәм бүләк тапшырды.




