Татарстанда яшәп, Үзбәкстан Республикасы тормышында катнашалар

2023 елның 22 апреле, шимбә

2023 елның 21 апрелендә Минзәлә, Мөслим районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча референдумда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнаштылар.

Мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына Үзбәкстанның күп кенә гражданнары килгән. Күпчелек "Кама Беконы"ширкәтендә эшли.
Тавыш бирүгә килгәннәр өчен мәдәният сарае хезмәткәрләре концерт оештырды. Андрей Антипин үзбәк телендә җырлый башлагач, сайлау участогына килүчеләр бии башлый .
Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев:
- Татарстанда яшәүче һәм эшләүче Үзбәкстан гражданнары төрле районнарга таралган.Аларның референдумда катнашу хокуклары саклансын өчен, муниципалитет җитәкчеләре чакыруы буенча без аларга 30 апрельгә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бирәбез. Сайлау участогында безнең консуллык вәкилләре эшли. Гражданнарыбызга тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге биргән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә!!

http://menzela.ru/news/tema-dnya/prozivaia-v-tatarstane-ucastvuiut-v-zizni-respubliki-uzbekistan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International