Район башлыгы Айдар Сәлаховның Ураза бәйрәме белән котлавы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының хөрмәтле кешеләре! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Ураза бәйрәме изге Рамазан аенда ураза тәмамлану бәйрәме. Ул дөньяның барлык мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм традицион рәвештә безнең республика һәм район халкы өчен иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Бу бәйрәмдә исламның күп гасырлык традицияләре, аның югары әхлакый идеаллары чагылдырылган.
Барлык дин тотучылар өчен Ураза - байрам рухи чистартуга, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкаруга, якыннарын кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алуга омтылуны символлаштыра. 
Иман итүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!
Бәйрәм якты һәм шатлыклы булсын, гармония һәм җан тынычлыгы китерсен.
Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык, мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән, район башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International