Минзәлә районында татар телендә тәрбия эше алып бару тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Хуҗәмәттә укытучылар өчен эчтәлекле семинар үткәрделәр

"Минзәлә районының Хәниф Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 127 укучы белем ала. Биредә уку процессы рус телендә алып барыла, татар теле һәм әдәбиятын барлык укучылар өйрәнә. Шул ук вакытта 2, 8, 10 сыйныфларда тәрбия эше татар һәм рус телләрендә алып барыла", - дип уртаклашты Кузембеть мәктәбе директоры Фәрит Вәлиуллин.

Семинарга кунак сыйфатында хәзерге Тукай районында яшәүче Наратлы Кичү авылыннан Татарстан

Рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева чакырылган иде. Ул үзенең иҗаты белән таныштыра һәм укучылар өчен "Тылсымлы бизәк"мастер-классын үткәрә.

6 нчы сыйныф укучылары "Минем Туган ягым – Татарстан" викторинасында катнаштылар һәм республика тормышы, тарихы, мәдәнияте турында белемнәрен тикшерделәр.

Апрель-бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган ае. Хуҗәмәт укучылары Тукай иҗатына багышланган концерт номерлары әзерләделәр.

Семинарда катнашучылар арасында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган чыгыш һәм татар халык бәйрәме Сабантуйны чагылдырган номер зур кызыксыну уятты.

Очрашуда район мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Хуҗәмәт  мәктәбе семинарга яхшы әзерләнгән, һәм яңа уку елыннан район мәктәпләрендә, шул исәптән шәһәрдә дә, тәрбия эше татар телендә алып барылачак сыйныфлар ачу планлаштырыла. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саннарында язарбыз.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-obsudili-opyt-vedeniia-vospitatelnoi-raboty-na-tatarskom-iazyke

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International