В Республике Татарстане проводится ремонт дорог по национальному проекту

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елда «куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 объектта ремонт эшләре башкарылачак. Моңа түбәндәгеләр керә: 221,8 км төбәк әһәмиятендәге юллар (финанслау – 1,958 млрд сум ТР бюджетыннан), 37,1 км Казан агломерациясе юллары (3,386 млрд сум, шуларның 2 млрд сум ТР бюджетыннан), 22,8 км Яр Чаллы агломерациясе юллары (1,36 млрд сум, шуларның 680 млн сум ТР бюджетыннан) һәм 2,2 км юллар Түбән Кама агломерациясе (ТР бюджетыннан 480 млн сум).

Мәсәлән, 2023 елда Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» юлы участокларында капиталь ремонт эшләре тәмамланачак. Бу эшләрне финанслау: республика бюджетыннан 15 млн.сумнан артык һәм федераль бюджеттан 63 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-respublike-tatarstane-provoditsia-remont-dorog-po-nacionalnomu-proektu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International