Минзәлә шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Галләмова Гафифә Насыйп кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гафифә Насыйп кызы 1928 елның 18 апрелендә Минзәлә районының Бикбул авылында туа. 12 яшеннән лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшче булып эшли.
Гафифә Насыйповнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 5 бала тәрбиялиләр. Гафифа Нәҗиповнаның 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Гафифә Насыйп кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов