Авыллар арасындагы ярышлар Калтак клубында узды
Минзәлә районында Калтак һәм Филимоновка авыллары халкы шахмат буенча шәхси-команда ярышлары уздырды.
Ярышларда үзе катнашкан Анатолий Лаптев хәбәр иткәнчә, команда зачетында 26,5 балл белән Филимоновка авылы җиңде (Калтак командасы 13,5 балл җыйды).
Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, Родион Мәрданов укучылар арасында 3,5 балл җыеп, беренче урынны алды, укучылар арасында Кирилл Яикбаев 9 балл белән, хатын-кызлар арасында Марина Бекмурзина 5 балл белән, ир-атлар арасында Анатолий Аптеев 13,5 балл белән.