Пенсия тупланмаларын алу өчен хокук варисларына дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк https://www.gosuslugi.ru/, яки шәхсән Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә.
Мөһим! Гамәлдәге законнар белән үзеңне хокук варисы дип игълан итү вакыты чикләнә: гариза бирү иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң алты ай эчендә башкарылырга тиеш. Ләкин, әгәр 6 айлык срок төшереп калдырылса, ул суд тәртибендә торгызылырга мөмкин.