2023 елның 15-16 апрелендә Казан шәһәренең «Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә» спорт аэробикасы буенча «OPEN TATARSTAN 2023»ачык турниры узды. Ярышларда Екатеринбург, Уфа, Новотроицк, Ульяновск, Самара, Казан, Пермь, Нурлат, Минзәлә һ. б. шәһәрләрдән спортчылар катнашты.
"Юбилейный «урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт аэробикасы бүлеге тәрбияләнүчеләре шәһәребезнең, районыбызның намусын якладылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар:
12-14 яшь категориясе
Шәхси чыгыш:
Шакирова Кира 3 урын
Төркем:
- Яруллина Камилла, Горностаева Арина, Захарова Мәрьям, Шакирова Кира, Гайфетдинова Ангелина - 4 урын.
Спорт аэробикасы бүлеге тәрбияләнүчеләрен һәм аларның тренерлары Яруллина Л. И. һәм Шәрипова С. А. ны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм ирешкәннәребездә тукталмаска телибез!







