2023 елның 17 апреленнән 17 июненә кадәр һәм 11 сентябреннән 11 ноябренә кадәр «Татарстанның чиста урманнары»республика табигатьне саклау акциясе кысаларында чаралар узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.03.2023 ел, № 712-р боерыгы нигезендә 2023 елның 13 маенда «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ территориясендә урманнарны коры җирдән, валежниктан һәм каты коммуналь калдыклардан чистарту, шулай ук беседкаларны, аншлагларны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләрен оештыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культураны формалаштыру һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнары инициативаларын берләштерү.