Бүген район хакимиятенең яңартылган утырышлар залында район Советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. Ул 2022 ел өчен муниципаль учреждениеләрнең бюджеты һәм җыелма бухгалтерлык хисабы турында мәгълүмат бирде.
Көн тәртибендә каралган икенче мәсьәлә-Гөлүкә авылының Генераль планына үзгәрешләр кертү, чөнки Урыс авыл җирлегенә караган Гөлүкә авылы районында торак төзелеше өчен бирелгән җирләр яңадан Авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кайтарылган. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова хәбәр итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sostoialos-ocerednoe-zasedanie-soveta-menzelinskogo-raiona


.jpg)


