Шәһәребезнең төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирәбез

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр гражданнарны «уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатыннан Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Милли өстенлекләр» АНО белән берлектә 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирү оештырылды. 

Сораштыру Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «халыкны сораштыру» сервисы аша үтәргә мөмкин https://gorodsreda.tatar.ru/?utm_source=golosovanie2023&utm_medium=website_banners яки «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында.

Шәһәр һәм районның барлык халкына да читтә калмаска һәм тавыш бирүдә катнашырга үтенеч. Безгә һәр тавыш кадерле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International