Бүген тантаналы шартларда 1 нче урта мәктәптә Советлар Союзы Геройлары Самуил Тапиков һәм Борис Винокуров исемнәре язылган мемориаль такталар ачу буенча митинг узды.
Минзәлә районы үзенең геройлары – 4 Советлар Союзы Герое һәм ике тулы Дан ордены кавалеры белән дан тота һәм горурлана. Митингта катнашкан һәм анда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева да моны билгеләп үтте. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, Легион патриотик отряды Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән тарихи десант проектын гамәлгә ашыру максатыннан мәктәп һәм административ биналар фасадларына геройларның исемнәре язылган мемориаль такталар урнаштыра. Мондый такталар Иске Матвеевка һәм Югары Юшады авылларындагы геройларга инде куелган. Чираттагы тантаналы чара Минзәләнең 1нче урта мәктәбендә узды. Республикада бу эшнең инициаторы һәм оештыручысы-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы директоры Александр Александров.
Мемориаль тактаны ачу хокукы герой Самиул Тапиковның оныкчыгы , мәктәпнең 8Б сыйныф укучысы Виталина Елховага һәм Александр Александровка бирелә.
Геройлар хөрмәтенә мәктәп укучылары Казаннан китерелгән тарихи кораллардан залп җибәрделәр.
Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен мәктәп директоры Ольга Ильина Александр Александровичка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм патриотик дәресләр үткәргәндә күренекле материал буларак файдалану өчен солдат киемнәрен – бушатуны бүләк итте.



