Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 14 апреле, җомга

Атна дәвамында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Ресурс» программасы кысаларында өйдә социаль хезмәтләр алучы унҗиде кеше өчен "Төсле Галактика"Космонавтика көненә багышланган коррекция-үсеш дәресләре оештырдылар.  Чаралар СССРда космос тарихы һәм Юрий Гагаринның беренче очышы турындагы истәлекләрдән башлана. Бу вакыйга өлкәннәр тормышында ничек теркәлгән.

Аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомер чорын арттыру һәм аларның эмоциональ фонын тотрыкландыру максатыннан, алучыларга буяу өчен иллюстрацияләр тәкъдим ителгән. Алар бик теләп иҗат белән шөгыльләнгәннәр, Галактиканы чын мәгънәсендә төсле һәм игелекле иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International