Район башлыгы Айдар Сәлахов эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашты

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

"Ялкын" яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр арасында ярдәм чаралары турында сөйләшү булды.

Очрашу башында Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов авыл хуҗалыгы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган “Камский бекон“ һәм “Август" компанияләренең инвестицион проектлары белән таныштырды һәм эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне үз эшчәнлекләрен киңәйтергә чакырды.

- Әлбәттә, масштаблар чагыштырмаслык булырга мөмкин, әмма сезнең инвестицияләр, яңа эш урыннары булдыру ахыр чиктә безнең районның социаль - икътисади үсешенә уңай йогынты ясый, - диде район башлыгы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина тәкъдим иткән Презентация эшмәкәрләрнең районның барлык төп икътисади күрсәткечләрен яхшыртуга керткән өлешләрен ачык итеп күрсәтте. Айгөл Гатина билгеләп үткәнчә, район эшкуарларына һәм үзмәшгульләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда махсус төркемнәр оештырылган.

Бу очрашуда район җитәкчелегенең эшмәкәрлекне үстерүдә кызыксынуы һәм дәүләт тарафыннан үз эшен ачарга теләүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзерлеге ачык күренә.

Туризм өлкәсендә бизнес алып баручы Гөлназ Шәймөхәммәтова маркетплейска чыгуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ТР Эшкуарлыкны үстерү фонды вәкиле Алмаз Нурлыев фондның төрле юнәлешләрдә эшләүче эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә күрсәткән ярдәм чаралары белән таныштырды. Мондый ташламалы процент бер генә коммерция банкында да юк, дип билгеләп үтте ул.

Яр Чаллыда үз эшчәнлеген алып баручы якташыбыз Эльвира Фассахова, бизнеска һәм бизнес-планнарга ярдәм итү чаралары буенча эксперт, район эшкуарларының дәүләт ярдәменнән активрак файдаланырга чакырды.

Нефтьчеләр бистәсендә популяр кафе хуҗасы Максим Архипов район җитәкчелеге ярдәме белән үз бизнесын тагын да киңәйтү планнары турында сөйләде.

Очрашуга килгән "Промпарк-Минзәлә" җитәкчесе һәм ТР бизнес-омбудсменының җәмәгать вәкиле Дамир Каюмов та район өчен үзенең инновацион идеяләре белән уртаклашты. Ул бүген проект стадиясендә булган бу идеяләрне тормышка ашыру районда туризм үсешенә зур өлеш кертәчәген әйтте. Промпарк ишекләре резидент булырга теләүчеләр өчен ачык булуын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучыларның тәкъдимнәре дә яңгырады. Әйтик, Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов шәһәрдә кафе яки башка бизнес-объектлар ачылганда чит телләрдә исем бирмәскә чакырды. Ул Чаллыда үз бизнесларына татар телендә исем биргән кешеләрнең уңай тәҗрибәсе турында сөйләде.

Шәһәрдә һәм тулаем районда туризм һәм бизнес үсеше тыгыз бәйләнгән. Музей директоры Лиса Карамова Минзәләнең популяр ял итү урыны булган елга буенда туристлар өчен махсус навигаторлар урнаштырырга тәкъдим итте.

Әлеге идеяне хуплап, район башлыгы Айдар Сәлахов авыл җирлекләрендә дә кафе ачу яхшы булыр иде, анда музейлар бар һәм туристларны җәлеп итү мөмкинлеге бар, дигән фикерен белдерде.

Очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Мактау грамоталары белән Гөлназ Шәймөхәммәтова, Илзира Вәлиева, ирле-хатынлы Ринат һәм Римма Яппаровлар, Максим Архипов, Татьяна Коврига һәм Светлана Красноперова билгеләнде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/predprinimateli-vnosiat-vesomyi-vklad-v-razvitie-menzelinska-i-gosudarstvo-gotovo-im-pomoc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International