Район башлыгы Айдар Сәлаховның "Пасха"-"Кугече" бәйрәме белән котлавы

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Районыбызда яшәүче хөрмәтле марилар! Сезне чын күңелдән Бөек Кугече бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм мари халкының язгы календарь циклының мөһим һәм зур бәйрәмнәренең берсе булып тора. Ул ата-бабалар культы белән бәйле, ул гаилә-туганлык һәм җәмгыять догалары белән, тере табигатькә һәм гаиләгә табыну белән озата барган.
Бу көн сезгә шатлык китерүен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашуыгызны җылытуын, өйләрегезне үзара аңлашу һәм тынычлык белән тутыруын чын күңелдән телим. Бәйрәм игелек, бәхет, сәламәтлек китерсен, барлык хыялларыгыз һәм изге теләкләрегез тормышка ашсын!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International