Минзәлә Герое Евгений Касаткинның әнисенә улының Дәүләт бүләге тапшырылды

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Иске Матвеевка авылында туган Евгений Касаткин махсус операция барышында батырларча һәлак була. 2022 елның 1 ноябрендә туган авылында җирләнгән.

Бүген Матвеевка мәктәбе бинасында Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов исеме белән мемориаль такта урнаштырылган. Иске Матвеевкадагы тантаналы митингта махсус операция барышында һәлак булган авылның тагын бер Герое Евгений Касаткин истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.

Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Евгенийның әнисе Валентина Петровнага улының дәүләт бүләген – Батырлык Орденын (үлгәннән соң) тапшырды.

Евгений Касаткин Иске Матвеевка авылында туган. Авыл мәктәбендә укый. Аны укыткан укытучылар мәктәптә герой хөрмәтенә аның фотолары белән эчтәлекле стенд ясаганнар.

Евгений 2022 елның 31 августында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә һәм 8 октябрьдә батырларча һәлак була.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/mame-geroia-menzelinca-evgeniia-kasatkina-vrucili-gosudarstvennuiu-nagradu-syna

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International