14-15 АПРЕЛЬДӘ БӨТЕНРОССИЯ ВАКАНТЛЫ ЭШ УРЫННАРЫ ЯРМИНКӘСЕ УЗАЧАК

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушылачак.

Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Минзәләдә дә узачак. 14 апрельдә чара «Бердәм Россия» партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Ленин ур., 80) сәгать 10дан 11гә кадәр узачак. 15 апрельдә чара Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында (Чернышевский ур., 14) 09 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр узачак.

Ике көн эчендә Минзәлә муниципаль районының унлап предприятиесе катнашачак.

Теләге булган һәркем актуаль вакансияләр белән таныша, хезмәт хакы дәрәҗәсен белә, бонуслар һәм бүләкләү системасы, шулай ук яңадан укыту мөмкинлеге турында сораулар бирә алачак.

Ярминкә эшсезләр өчен дә, урыннарын һәм хәтта мәшгульлек юнәлешен үзгәртергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук булачак мәктәп һәм колледж тәмамлаучылар өчен дә кызыклы булачак. Урында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә узарга, киләчәк эшнең барлык нечкәлекләре – хезмәт шартлары, эш графигы, социаль гарантияләр һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышырга мөмкин. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә!

Белешмәләр өчен телефоннар 8(8-5555) 2-33-55, 2-33-58, 2-33-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International