95 яшьлек юбилеен Тауасты Байлар авылында яшәүче, хезмәт ветераны Шәйхетдинова Мөнирә Гатин кызы билгеләп үтә.
Мөнирә Гатин кызы 1928 елның 10 апрелендә Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туа. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли, атлар карый. 1951 елда кияүгә чыга. Колхозда, бакчада эшли, төрле эшләр башкара. Лаеклы ялга чыкканчы колхозның төрле эшчеләре өчен туклану оештыруда эшли.
Мөнирә Гатин кызы бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 2 бала тәрбиялиләр. Әбинең 4 оныгы, 6 оныкчыгы һәм 1 кыз оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мөнирә Гатиновна !
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
