Район буенча дымны тоту буенча эшләр 4318 гектарда башкарылган. «Аняк» агрофирмасының Мушуга бүлекчәсе механизаторы Фандус Гайсин (фотода) «Джон Дир» тракторында көн саен 100 гектарда дымны тоту буенча эшләр башкара һәм бу юнәлештә алдынгы механизатор булып тора.
Бүгенге көндә район буенча кышкы культуралар 15507 гектарда өстәмә тукландыру алды. "Калморза" хуҗалыгы механизаторлары 1015 гектарда көзге культураларны тукландыруны тәмамладылар, шулай ук 453 гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылды. "Аняк" агрофирмасының мөшге игенчеләре 786 гектарда уҗымнарны тукландыруны төгәлләделәр. «Минзәлә таңнары» агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексы хезмәткәрләре шулай ук көзге культураларга минераль ашламалар кертү эшләрен 92,7 процентка тәмамлаган.Район буенча бу эш 78 процентка башкарылган..«Минзәлә таңнары» агрофирмасының «Заиковский» хуҗалыгы һәм "Кадрәк" җитештерү комплексы игенчеләре дымны 36 процентка тоткарлаган. "Кама Беконы" ҖЧҖ хезмәткәрләре 347 тонна орлык инкрустацияләгән. «Август», «Заиковский», «Рус» компанияләренең «Минзәлә»ОСП хуҗалыгы орлыкларын инкрустацияләүне төгәлләделәр. Район буенча 3466 тонна орлык инкрустацияләнгән.