Минзәлә кызлары җиңде

2023 елның 8 апреле, шимбә

Минзәләдә узган районара волейбол турнирында җиңүчеләр билгеләнде. Кызлар арасында (алар педколледжның спорт залында уйнадылар) 1 урынны "Минзәлә"командасы алды. 2 һәм 3 урыннарда Мөслим һәм Сарман районнары командалары. Исегезгә төшерәбез, бу турнирда безнең районны тагын бер хатын - кызлар командасы - "нефтче"тәкъдим итте. 
"Юбилейный" спорт мәктәбендә ярышкан ир - атлар арасында 1 нче урында - Сарман, 2 нче урында-Мөслим, 3 нче урында-Минзәлә районнары волейболчылары. Актаныш җыелма командасы беренче өчлеккә керә алмады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-devuski-pobedili

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International