Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов Ильяс Шәих улын туган көне белән котладылар

2023 елның 7 апреле, җомга

98 яшьлек юбилеен Минзәлә шәһәрендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанов ИЛЬЯС Шәех улы билгеләп үтә.

Ильяс Шәих улы 1925 елның 7 апрелендә Татар АССРның Актаныш районы Иске Агбәз авылында туган.
Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. Армиягә 1944 елда Актаныш РВК-сыннан чакырыла.  1944 елдан 1951 елга кадәр СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 1944 елның ноябреннән 1945 елның апреленә кадәр курсант була; 1945 елның апреленнән 1946 елның маена кадәр - зарядкалаучы; 1946 елның маеннан 1951 елның августына кадәр-танк командиры.   1959 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлый. Актаныш район Башкарма комитеты рәисе урынбасары, икенче секретарь булып эшли.
 1953 елда өйләнә, Солтановлар гаиләсе 1961 елда Минзәлә шәһәренә күченә. 
Минзәлә шәһәрендә Ильяс Шәех улы район комитетында, инструктор; авыл хуҗалыгы идарәсендә; май-сыр комбинаты директоры, ГПТУ-52 директоры булып эшли.  
1981 елдан лаеклы ялда.

Ильяс Шаиховичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. 
Хатыны Марзия Салиховна белән өч бала тәрбиялиләр. Бабайның 3 оныгы, 6 оныкчыгы бар. 
Хөрмәтле Ильяс Шәих улы! 
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International