1нче урта мәктәпнең 3-6 сыйныф укучылары татар телендә "Сер тотмас урдәк", "Өч кыз туган", "Аю" һәм башка спектакльләр күрсәттеләр. Балалар сәхнәдә үзләренең артистлык, башкару осталыкларын, сәхнә культурасын күрсәттеләр. Жюри сыйфатында интернат - йорт директоры А. Т. Маштакова, Минзәлә драма театрының Балалар спектакльләре режиссеры И.Г. Закиров, районның иҗтимагый советы рәисе, педагогик хезмәт ветераны Г. К. Хәлимова чакырылган иде. Жюри режиссерның ниятен һәм аның тормышка ашырылуын, актерлык башкаруын, спектакльнең музыкаль чишелешен, сәнгатьле бизәлешен бәяли. Иң яхшы актерлар грамоталар белән бүләкләнде. Яшь актерларга яңа иҗади уңышлар телибез.



