Яз җитү белән барлык мәктәпләр өчен экологик юнәлештәге чаралар үткәрү традиционга әверелә. 2 нче урта мәктәп укучылары "Эковесна – 2023"акциясенә актив кушылдылар. Алар бергәләп коелган яфракларны җыеп алдылар, мәктәп һәм аның тирәсендәге территорияләр янында чүп-чар җыйдылар, матурладылар.


