Ярышларга Минзәләдән «Юбилейный» урта мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегенең 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 37 тәрбияләнүчесе (тренерлары Лилия Яруллина һәм Светлана Шәрипова) барды.
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» урта мәктәбе тәрбияләнүчеләре Самара шәһәрендә узган "Волга-2023" спорт аэробикасы ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясадылар. Шулай ук Татарстан Республикасының Нурлат районы, Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Ульяновск, Ырымбур, Чиләбе, Пенза өлкәләреннән спортчылар катнашты. Беларусь Республикасыннан да катнашучылар булган.
Лилия Яруллина, «Юбилейный»урта мәктәбе тренеры:
- Безнең команда барлык номинацияләрдә дә лаеклы чыгыш ясады, авыр булды, чөнки көндәшләр чыннан да көчле иде, әмма безнең кызлар куелган бурычны уңышлы үтәделәр.
6-8 яшь категориясендә Айвика Петраева һәм Риана ардыханова лаеклы чыгыш ясады.
Полина Болонина, Варвара Назарова, София Ботова, Элина Малышева, Алима Нуртдинова, Каролина Михайловская, Яна Камашева, Эвелина Киршина 9-11 яшь категориясендә «Гимнастика платформасы» номинациясендә 1 урынны яуладылар.
9-11 яшь категориясендә «бию гимнастикасы» номинациясендә Полина Болонина, Варвара Назарова, Элина Малышева, Алима Нуртдинова, Каролина Михайловская, Яна Камашева, Эвелина Киршина, Аделя Рашитова 2 урынны яуладылар.
Шулай ук 9-11 яшь категориясендә спорт программалары (сольный чыгышлар, трио, төркемнәр) белән Арина Тверитина, Аделя Федотова, Виктория Котельникова, Мария Шагиева, Ульяна Мастьянова, Василина Родичева, Элина Сысоева, Ирина Аникина, Анастасия Рылова лаеклы чыгыш ясады.
12-14 яшь категориясендә «Гимнастика платформасы» номинациясендә 2 урынны Камилла Яруллина, Ангелина Гайфетдинова, Кира Шакирова, Светлана Токарева, Наргиза Хәмидова, Екатерина Лашманова, Мәрьям Сәхапова, Арина Горностаева алды.
Шул ук команда составы 12-14 яшь категориясендә «бию гимнастикасы»номинациясендә 2 урынны ала.
Рания Зиннәтуллина, Дарина Залеева, Валерия Титова, Ралина Сафиуллина, Полина Юминова, Зәрия Гыйбадуллина, Аделина Гурьянова, Илзира Сәхибетдинова 15-17 яшь категориясендә «бию гимнастикасы»номинациясендә 1 урынны яуладылар.
Трио номинациясендә 2 урынны Ралина Сафиуллина, Валерия Титова һәм Полина Юминова алды.
Трио номинациясендә 2 урынны Дарина Залеева, Зәрия Гыйбадуллина һәм Рания Зиннәтуллина алды.
Шулай ук бу яшь категориясендәге балалар ялгыз чыгышларда чыгыш ясыйлар, анда финалга үтәләр. Финалда Полина Юминова 4 урынны ала.
18+ яшь категориясендә ялгыз чыгыш ясаганда Эльвина Мостаева финалга чыга, Самара, Ульяновск һәм Минск(Беларусь)шәһәрләренең иң көчле спортчылары белән ярыша һәм 4 урынны ала
Тренер Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова ярышларның ике көнендә дә башкару һәм артистлык буенча судьялар булдылар. Барлыгы 500ләп чыгыш була.







