Хуҗалыкларда көзге культураларны тукландыру эшләре алып барыла.
Шулай ук күпьеллык үләннәрне тукландыру башлана. Әгәр бу вакытка район буенча көзге культуралар 10 735 гектарда, ә яз көне 5819 гектарда тукландырылган булса. Язгы кыр эшләренә беренче булып "Минзәлә таңнары" агрофирмасының "Кадряково" җитештерү комплексы, "Аняк" агрофирмасының "Мушуга" бүлекчәсе, "Калмурзино", "Заиковский"хуҗалыклары игенчеләре кереште. "Аняк" агрофирмасының "Мушуга" бүлекчәсе игенчеләре 786 гектарда уҗымнарны тукландыруны төгәлләделәр. "Калмурзино" һәм "Рус" хуҗалыклары механизаторлары күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар. "Заиковский" хуҗалыгы механизаторлары бүген күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлаячак. "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСП-сы, "Туган як" агрофирмасы орлыкларны инкрустацияләүне тәмамлады.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/zemledelcy-vnosiat-mineralnye-udobreniia