Хөрмәтле Минзәлә шәһәре халкы, оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре!

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән биналарда урамның исемен, йорт номерын, оешмаларның, сәүдә нокталарының, туклану объектларының исемнәрен, Дәүләт хезмәт күрсәтү өлкәсендә, коммерция эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт телләрендәге белдерүләр, афишалар һәм башка ачык мәгълүмат текстларын: татар, рус һәм башкаларны күрсәтеп, такталарны рәсмиләштерү кирәклеге турында искә төшерәбез.
27 нче маддә. Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турындагы законнарын бозган өчен җаваплылык
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт органнарында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм башка оешмаларда әлеге закон таләпләрен тиешенчә үтәү бурычы турыдан-туры аларның җитәкчесенә яки башка вәкаләтле вазыйфаи затларга йөкләнә.
Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турындагы законнарын бозу закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International