Минзәләнең кече шәһәрләр конкурсында катнашуы мәсьәләләре буенча видеоконференция узды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Хәзерге вакытта проект әзерләнә.

Видеоконференция форматында Минзәләнең кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашуы мәсьәләләре буенча утырыш узды. Исегезгә төшерәбез, быел Минзәлә тарихи Карл Маркс урамының 39 нчы йорттан Ленин урамына кадәрге өлешен төзекләндерү проекты белән бәйгегә килә.

Видеоконференциядә Минзәлә районы җитәкчелеге, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү фонды вәкилләре һәм «Miriada Group»архитектура бюросы проектын эшләүчеләр катнашты.

Владимир Петров, районның баш архитекторы: - әлегә проект эшләнү стадиясендә. Алда әйтелгәнчә, шул исәптән гражданнар катнашындагы фикер алышуларда да, проект концепциясе шәһәребезнең бай тарихын чагылдыра. К.Маркс урамында да, бөтен шәһәрдә дә күп кенә мәдәни мирас объектлары урнашкан. Шәһәрнең зур потенциалга ия булуын исәпкә алып, конкурста җиңү һәм проектны гамәлгә ашыру туристлык юнәлешен үстерүгә тагын да зуррак импульс бирер дип көтәбез. Шунысы да мөһим, безнең бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашу тәҗрибәбез бар. Бу конкурста җиңү нәтиҗәсендә төзекләндерелгән Минзәлә елгасы яр буе һәм Ленин исемендәге парк, яшьләренә карамастан, килүчеләр өчен дә, шәһәр халкы өчен дә яраткан ял итү урыннары булып китә.

Фотода: К. Маркс урамы, Минзәлә шәһәре, 03.04.2023

http://menzela.ru/news/tema-dnya/sostoialas-videokonferenciia-po-voprosam-ucastiia-menzelinska-v-konkurse-malyx-gorodov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International