Россия Социаль фондының http://Социального фонда России инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү хезмәтләрен сатып алуга электрон сертификатлар рәсмиләштерү буенча пилот проекты 2022 елда Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә старт алды. Проект башланганнан бирле 2,4 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән, алар ярдәмендә 1,1 мең бала өчен комплекслы реабилитация буенча хезмәтләр сатып алынган.
Сертификатлар 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга, шул исәптән пилот төбәкләрдән дә, «инвалид бала» категориясе беренче тапкыр билгеләнгән шарт белән рәсмиләштерелә. Моннан тыш, баланың реабилитациягә мохтаҗлыгы да билгеләнергә тиеш.
Ата-аналар сайлавы буенча хезмәт инвалид баланың һәм аны реабилитация оешмасында озата баручы кешенең яшәвен һәм туклануын исәпкә алып, иң уңайлы формада күрсәтелергә мөмкин.
Хезмәтләр күрсәтү урыны булып пилот төбәкләр территориясендә урнашкан һәм сәламәтләндерү үткәрү өчен кирәкле билгеле таләпләргә туры килгән һәм электрон сертификат кабул итүче реабилитация учреждениеләре тора.
Проект бала диагнозы нигезендә сайлап алынган махсус үсеш дәресләрен күздә тота. Мәсәлән, Брайль шрифтын укырга өйрәтү яки махсус методикалар ярдәмендә көнкүреш приборларын, заманча гаджетларны куллану кагыйдәләрен өйрәтү. Укуның максаты-балада булган барлык ресурсларны җәлеп итү һәм аны олылар, социаль, иҗтимагый һәм, мөмкин булса, һөнәри тормышка әзерләү. Комплекслы реабилитация һәм абилитация курсының дәвамлылыгы 21 календарь көнгә кадәр тәшкил итә.
Ата-аналар терминал аша электрон сертификат ярдәмендә реабилитация оешмаларында хезмәтләре өчен түли ала. Сертификат гадәти банк картасына охшаш эшли, ә акчалар турыдан-туры реабилитация хезмәтләре күрсәтүчеләргә китә.
Социаль фонд Федераль медицина-социаль экспертиза бюросыннан килгән мәгълүматлар буенча электрон сертификатны ата-ананың яки баланың законлы вәкиленең шәхси мөрәҗәгатеннән башка төзи.