Балаларда иҗат аркасында туган телгә кызыксыну барлыкка килә

2023 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы узды

Видеоконференция режимында узган утырышта 2022 елда законнарны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. Балаларда иҗат аша туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, балалар театр студияләре эше аша балаларны туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә җәлеп итү тәҗрибәсе турындагы докладлар белән танышып, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бу форматны республика районнарында активрак кулланырга тәкъдим итте.

Видеоконференция тәмамланганнан соң Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев билгеләп үткәнчә, районның барлык мәктәпләрендә дә театр сәнгате буенча дәресләр алып барыла, анда балалар туган телләрендә спектакльләр куялар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/blagodaria-tvorcestvu-u-detei-poiavliaetsia-interes-k-rodnomu-iazyku

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International